Бадминтон буенча "Заволжcкая лига" исемендәге республика ярышлары

2014 елның 11 марты, сишәмбе
9-10 мартта Кама Тамагы районы "Акчарлак" спорт комплексында бадминтон буенча "Заволжская лига" исемендәге республика ярышлары үткәрелде. Ярышларда Ильин Альберт һәм Ильина Эльвира җитәкчелегендә Кама Тамагы муниципаль районының җыелма командасы катнашты.
Ярышлар нәтиҗәсе буенча 2001-2002 елда туган бадминтонистлар Севастьянов Дмитрий һәм Ишанов Альберт 4 урыннарны алдылар. 1999-2000 елда туган бадминтонистлар Хәсәнова Таңсылу һәм Муталипова Фәризә, кызганычка каршы, шулай ук 4 урынга лаек булдылар.
Олы яшьтәге спортчыларның чыгышлары уңышлы булды. Кама Тамагы муниципаль районы вәкиле Эльвина Ильина индивидуаль һәм парлы зачетта почетлы 2 урынны яулап алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International