Культура елына багышлана...

2014 елның 13 марты, пәнҗешәмбе
2014 елның 13 мартында Кама Тамагы үзәк китапханәсендә ГАУСО КЦСОН "Богородский рай" белән бергә Кама Тамагы урта гомуми белем мәктәбенең 4 сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Митрошина Г.Б.) белән культура елына багышланган очрашу үтте.
Укучылар культура елына багышланган сөйләм журнал белән танышып киттеләр. Бу журнал битләре укучыларга гаҗәеп матур туган як турында, аны данландырган якташлар, язучылар, фән эшлекләре турында сөйләде. 2014 елның мартында районның танылган кешеләре үзләренең юбилейларын билгеләп үтәләр: шагыйрь Габдрахман Сөнгәти, шагыйрь һәм прозаик Зиннәт Вәли, халык артисткасы, җырчы Флера Сөләйманова.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International