Белемгә өстәмә сәгать

2014 елның 14 марты, җомга
Безнең районда 1-11 сыйныфлар арасында 1636 укучының 1130ы рус телен өстәмә өйрәнергә тели, 156 укучы- татар телен. Татар мәктәпләре арасында рус телен өстәмә дәрес буларак барысы да өйрәнергә теләк белдергән. Бу, билгеле, бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнү белән бәйле. Рус телле мәктәпләрдә өстәмә дәрес сайлау теге яки бу телдән өлгергәнлеккә карый. Кайсы тел фәненнән өлгергәнлек түбән булса өстәмә өйрәнү сәгате итеп шул сайланган. Укучылар ирекле рәвештә өстәмә шөгыльләнәчәк. Күренгәнчә, 350 мәктәп укучысы үз белемнәренә ышана, шуңа күрә бер телне дә өстәмә өйрәнүне сайламаган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International