IТ-чемпион кабат республикада

2014 елның 18 марты, сишәмбе

Беренче тапкыр ул узган ел оештырылды. Анда теләгән һәр укучы катнаша алды. Моның өчен өлкәннәргә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр республика порталында теркәлергә ярдәм итәргә һәм төрле түләүләр –коммуналь, салым түләүләре, ЮХИДИ штрафларын портал аша үткәрергә кирәк. Башкарылган түләүләр саныннан укучы счетына баллар җыела. Җиңүчеләр яхшы бүләкләр – айпад һәм миниайпадлар белән бүләкләнде. Балалар һәм ата-аналарның кызыксынуы артты һәм шул уңайдан конкурсны дәвам итәргә карар кылынды, әмма аңа өстәмәләр һәм төзәтмәләр кертелде. Бу юлы иң актив мәктәпләр һәм муниципалитетлар билгеләнәчәк. Алар интерактив җиһазлар комплекты һәм мобиль компьютер класслары белән бүләкләнәчәк. Узган елдагы кебек үк иң актив мәктәп укучыларын призлар көтә, бу юлы – ноутбуклар вәгъдә ителә. Шулай ук конкурс барышында анда катнашучылар балларны төрле призларга алыштыра ала, мәсәлән – концерт һәм театрларга билетларга. Конкурсның максаты – республикада электрон дәүләт хезмәтләрен популярлаштыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International