Шул ук көнне кичен район этабында җиңүчеләр белән гала-концерт та куелачак һәм бу җиңүчеләр районыбыз данын зона этабында да яклаячак. Ул март ахырында Буа шәһәрендә була. Авыл һәм шәһәр җирлеге конкурсантларын мәдәният йорты белгечләре һәм балалар музыка мәктәбе укытучылары әзерли.