Нәүрүз бәйрәме

2014 елның 20 марты, пәнҗешәмбе
Иске Казиле авыл җирлегенә кергән авылларда ел саен бу бәйрәм уздырылмыйча калмый.  Халык та бу бәйрәмне яратып көтеп ала.
19 март көнне Каратал авылында да  Нәүрүз бәйрәме елдагыча бик күңелле үтте. Көннең буранлы булуына карамастан, мәдәният йортына халык бик күп килгән иде. Мәдәният йортының сәхнәсе матур итеп бизәлгән-“Нәүрүз –мөбәрәкбад!”, “Узган елгы Нәүрүз бәйрәменнән күренешләр” дигән стендлар эленгән иде. Каратал авылының китапханә мөдире  Дамирә Денис кызы Сөләйманова
бәйрәмнең барлыкка килү тарихын сөйләп үтте. Бәйрәм татар халык биюләре, җырлары,уеннары белән үрелеп барды. Хасанова Разыя, Мифтахов Гаделҗан, Яруллина Талия, Хадиева Әлфияләрнең чыгышларын халык яратып тыңлады. Алып баручы, Дамирә Сөләйманова шигырьләр сөйләп яз кызы Нәүрүзбикәне чакырды, Нәүрүзбикәнең, (Каратал авылы почта бүлекчәсе начальнигы Рушания Хасанованың) матур  шигырьләрен ишетеп бәйрәмгә Кыш бабай  (Атабай авылы клуб мөдире  Хадиева Әлфия) килеп керде. Сизелеп тора: ул үзенең биләмәләрен көч сынашмыйча, тартышмыйча гына Нәүрүзбикәгә бирмәячәк! Һәм ул Нәүрүзбикә белән кашыкка күкәй салып та ярышып карады, бию ярышы да игълан итте. Нәтиҗәдә Кояш килеп, (Каратал авылы фельдшере Хасанова Фидания), яз салкын кышны барыбер җиңде. Нәүрүзбикәбез әлеге ярышларда үзенең булдыклылыгы, җитезлеге, яшьлеге белән җиңеп чыкты.
Бәйрәм  мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән табын артында дәвам итте. Нәүрәз кызы халыкны Вафина Илүзә пешергән Нәүрәз боткасын авыз итәргә, Тәмле коймак белән чәй эчәргә дәште.
Барысы да дөньялар тыныч булсын, зәңгәр күкне кара болыт капламасын, үләннәр һәрчак яшел булсын дигән теләктә, «Төрки бабаларыбызның онытыла барган изге бәйрәмнәре, аларның гореф-гадәтләре безнең көннәргә әйләнеп кайта башлавына без бик шатбыз»,- дип таралыштылар.
Без менә шулай матур итеп, шатланып халкыбызның изге йолаларының берсе- язгы Яңа ел – Нәүрүз бәйрәмен үткәрдек.

                                                                         Алсинә Зиннәтуллина.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International