Көньяк конференция ярышы

2014 елның 20 марты, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы шәһәр һәм район Пенсия фонды командалары арасында үткәрелгән VI спартакиада кысаларында Көньяк конференциянең алты командасы “Акчарлак” спорт-сәламәтләндерү комплексында спортның алты төрендә көч сынашты: мини-футбол, йөзү, волейбол, команда белән чүгәләү, гер күтәрү һәм идәннән күтәрелү. Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча Пенсия фонды идарәсе командасы бирелгән барлык төр спорт уеннарында да катнашып, икенче урынны яулый. Уен нәтиҗәләре буенча ярышның киләсе этабында катнашу өчен Көньяк конферециядән җыелма команда әгъзалары сайлап алынды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International