Кадетлар Казан милли тикшерү-технологик институты вәкилләре белән очраштылар

2014 елның 20 марты, пәнҗешәмбе
2014 елның 20 мартында Кама Тамагы МР Куйбышев Затоны поселогы "Кадетлар мәктәбе-интернат" укучылары Казан милли тикшерү-технология институты вәкилләре белән очраштылар. Очрашуда КМТТИ инновацион факультетлары турында сүз барды.Балалар зур кызыксыну белән Казан югары белем алу йорты вәкилләренең яңа ачылган факультетлар турында чыгышларын тыңладылар: энергия машина төзелеше, инновацияләр белән идарә итү, нефть һәм химия, җиңел сәнәгать, дизайн һәм инженерия программасы факультеты, азык технологиясе һәм сугыш укытуы факультеты. Очрашу ахырындаКуйбышев Затоны поселогы "Кадетлар мәктәбе-интернат" белән КМТТИ үзара хезмәттәшлек турында килешү кордылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International