Ветераннарны кайгырту

2014 елның 22 марты, шимбә
Кама Тамагы МР Башкарма комитетының мәдәният бүлеге хезмәттәшләре Бөек Ватан сугышы Ветераннары Әхмәтҗәнов Сәрдәр Абзал улын һәм Мәҗитова Бибинур Латфулла кызын (Кече Кариле авылы китапханәсенең элекке хезмәткәре) күрергә бардылар. Хәзерге вакытта Бибинур апа улы һәм килене белән Казан шәһәрендә яши.Ул Гөлнара Гусамова-әш буенча коллегасы белән очрашуына бик шатланды, китапханәдә эшләгән чакларны искә төшереп алды.
Мәдәният бүлеге хезмәткәрләре ветераннарның сәләмәтлекләрен сораштылар, мәдәният бүлеге ягыннан берәр ярдәм кирәкми микән дип кызыксындылар, рухның дәртлеген, туганнары ягыннан игътибарлык, өй җылылыгы һәм озын гомер теләп калдылар.
Ветераннар кунакларны җылы кабул иттеләр һәм сугыш турында хәтирәләре белән рәхәтләнеп бүлештеләр, мәдәният бүлеге хезмәткәрләре Сәрдәр абыйны  Фәрит Садыйков концертына чакырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International