Кама Тамагы муниципаль районы укытучылар иҗтимагый тыңлаулары

2014 елның 26 марты, чәршәмбе

2014 елның 25 мартында Кама Тамагы татар урта гомуми белем мәктәбендә “Образование” приоритетлы милли проект чикләрендә педагогик эшчәнлектә югары уңышлар өчен акчалы премиягә дәгъва итүче укытучыларының иҗтимагый тыңлаулары үтеп китте. Иҗтимагый  тыңлаулар хезмәтендә Кама Тамагы МР Башкарма комитетының иҗтимагый сораулар буенча урынбасары Илдан Шәймурзин катнашты.

Иҗтимагый тыңлауларда дүрт педагог чыгыш ясады: Гайнуллина Л.С.-Затон урта гомуми беелм бирү мәктәбенең рус теле һәм литература укытучысы, Миннегалиева Л.Н.-Рудник урта гомуми белем мәктәбенең химия һәм биология укытучысы, Булатова Г.Г.-Иске Казиле урта гомуми белем мәктәбенең рус теле һәм литература укытучысы, Сафина М.С.-Иске Казиле урта гомуми белем мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы. Алар педагогик эшчәнлекләре нәтиҗәләрен презентация формасында түбәндәге критерийлар буенча күрсәттеләр:

-соңгы өч ел эчендә укучыларның биек нәтиҗәләре;

-укучыларның уку предметы буенча дәрестән тыш эшчәнлекнең биек нәтиҗәләре;

-укытучы белән укучыларның позитив иҗтимагый тәҗрибә алуы өчен шартлар тудыру;

-заманча белем бирүче технологияләр һәм информацион технологияләр нигезендә белем бирү процессының биек сыйфатын тәэмин итү;

-укытучының үз методик системасы барлыгы;

-укытучының профессиональ үсешү өзлексезлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International