Тенеш штп. клубында Мәдәният хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм.

2014 елның 1 апреле, сишәмбе
2014 елның 30 мартында Кама Тамагы МР Тенеш штп. мәдәният йорты һәм авыл китапханә хезмәткәрләре Мәдәният эшчәсе көненә багышланган бәйрәм оештырып үткәрделәр. Бәйрәмгә мәдәният сферасында хезмәт иткәннәр һәм поселок яшәүчеләре чакырылды. Бәйрәм кичәсе тантана рәвешендә мәдәният эшчеләре гимны белән ачылды. Бәйрәм программасы бик кызык һәм туендырырлык булды. Концерт вакытында тамашачылар артистлар белән бергә кайгырдылар, җырладылар,биеделәр, хәттә бераз уйнап та алдылар. Сәхнәләштергән "Өч сеңелкәй" әкиятендә поселок яшәүчеләре дә, китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре дә актив катнаштылар. Тамашачылар судына мәдәният хезмәткәрләре белән видеопрезентация әзерләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International