“Ак калфак” Кызыксынучылар клубы

2014 елның 1 апреле, сишәмбе

Каратал авылы китапханәсендә 2002 елдан бирле Кызыксынучылар  клубы “Ак калфак” эшләп килә. Клубның югары органы-җыелыш. Ул елга 2 тапкыр үткәрелә.

 Клубның девизы.  ”Бәйрәм һәм көнкүреш йолаларын халыкка кире кайтару һәм саклап калу гаять зарури бер эш ул»

Клубның уставы. Клуб татар фольклорын өйрәнү максатында оештырыла . Бу клуб Каратал китапханәсендә төзелде. “Ак калфак” клубы өлкән яшьтәге кешеләрне берләштерә.

Максаты һәм бурычлары. Туган телне саклау һәм өйрәнү, элекке йоларыбызны халыкка җиткерү өстендә эш.

Хокук һәм йөкләмәләре. Клубның һәр члены шушы  клуб үткәргән чараларга даими килергә һәм катнашырга үзенә йөкләнгән эшне күңел биреп башкарырга тиеш. Клубның һәр члены үзенең фикерен әйтергә һәм якларга, эшлекле тәкъдимнәр кертергә тиеш.

Клубка йөрүчеләр белән ел саен Мәүлет, Ураза, Корбан бәйрәмнәре үткәрелә.

“Ак калфак” клубының оештыручысы- Каратал авылы китапханәсе мөдире Сөләйманова Дамирә Денис кызы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International