“Радио Юмор FM!!!” реклама акциясе

2014 елның 2 апреле, чәршәмбе

2014 елның 1 апрелендә Куйбышев исемендәге Затон штп. кадетлар интернат-мәктәбендә “Радио Юмор FM!!!” реклама акциясе булды.

 

Иртәдән бирле мәктәб фойесында музыка яңгырады, балалар һәм педагоглар стена газетасында күңелле теләкләр яздылар. Кабинетларда кызыклы язмалар барлыкка килде: георафия укытучысы – туристлар бюросы, рус теле һәм литература укытучысы – Шехерезада, математика укытучысы – Василиса Премудрая, физкультура укытучысы – киреләрне “бастыручы”, гардероб – “секонд-хенд” базасы, директор кабинеты – “1 апрель – беркемгәдә ышанмыйм!”. Шулай ук,искиткеч аяк җыгучан конкурс булды (сүзнең туры мәгънәсендә) – барлык яшьтәге эрудитлар өчен мәктәб буенча халык фольклорыннан алып ябыштырылган өземтәләрдән фразалар төзеп китапханәгә йөгерергә кирәк.

Бәйрәм көнне укучылар өчен күңелле физкультминуткалар үткәрелде. Ә конкурсның җиңүчесе – 8 сыйныф укучысы Малышев Дмитрий. Ул өземтәләрнең иң күбесен җыйды. Котлыйбыз! Аңа татлы приз тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International