Якташ юбилярлар - танылган шәхесләр

2014 елның 2 апреле, чәршәмбе
Каматамагылылар үзләренең талантлы якташлары белән горурлана. Туган ягыбыз тарихы язучылар, артистлар, фән эшлеклеләре белән танылган. Март аенда без берничә атаклы шәхесләребезнең юбилеен билгеләп үттек: шагыйрь Габдрахман Сөнгати, шагыйрь-прозаик Зиннәт Вәли, җырчы Флера Сөләйманова. Бу максаттан, 1 апрель көнне авылара үзәк китапханә хезмәткәрләре инвалидлар оешмасын юбиляр якташларыбыз белән таныштырды. Кунакларга “Ә сез беләсезме?” исемле рубрика тәкъдим ителде. Анда галимнәр, әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре хакында сөйләнде. Шулай ук танылган якташларыбыз папкасын да карадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International