Спорт-ул сәләмәтлек

2014 елның 2 апреле, чәршәмбе
Анда җиде үлчәү категориясендә биш районнан: Тәтеш, Буа, Апас, Кайбыч һәм Кама Тамагы спортсменнары көч сынашты. Ярышны халыкара категория хөкемдары, спорт мастеры, Россия чемпионы Булат Хабибрахманов (Казан), халыкара категорияле хөкемдәр, спорт мастеры, Россия чемпионы Азат Нурмөхәммәтов (Казан), Россия һәм Татарстан чемпионы, спорт мастеры Ринат Гыйләҗев (Апас), спорт мастеры, М.Җәлил турнирының ике тапкыр чемпионы Фәнил Шәйхетдинов, баш хөкемдар - ТРның  атказанган һәм Россиянең спорт мастеры, ике тапкыр Россия чемпионы, күп тапкыр Татарстан чемпионы Әүхәт Мөхәммәдиев игътибар белән күзәтте һәм гадел хөкем итте. Командалар тыныч һәм бәхәссез, матур көрәште. Кубое Апаска китте, II урынга безнең район һәм III- буалылар лаек булды. Үлчәү категориясендә нәтиҗәләр түбәндәгечә: 90 кг - I урын - Фаил Миңнеҗанов (Кама Тамагы), II - Илназ Юнысов (Тәтеш), III- Айнур Закиров (Кама Тамагы); 100 кг - I - Равил Мөбаракшин (Кама Тамагы), II - Рафис Хәбибуллин (Апас), III- Динар Җамалетдинов (Буа), 110 кг - I - Илсур Хөсәенов (Буа), II - Илнар Бихуҗин (Кама Тамагы). Барлык җиңүчеләргә дә Мактау кәгазе һәм акчалата премия тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International