Иминләштерүчеләр белән семинар

2014 елның 5 апреле, шимбә
2014 елның 3 апрелендә Кама Тамагы МР мәдәният йортында район оешмалары бухгалтерлары һәм кадрлар бүлеге эшчеләре белән семинар үткәрелде.

ОПУАСВиВС мөдире Сабирова А.М. иминләштерүчеләрне пенсия законодательство үзгәрешләре һәм 2014 елның беренче кварталыннан кертелгән бердәм отчет формасы белән таныштырып китте. Шулай ук семинарда түбәндәге сораулар каралды:
-1967 елда туган һәм яшьрәк гражданнар белән пенсиянең җыелу өлеше тарифын сайлау;
-пенсия софинансирование программасында катнашу;
-аерым шартларда хезмәт итүче гражданнарга мәҗбүри пенсия иминләштерүнең өстәмә түләүләрен түләү;
-"Түләүченең шәхси кабинеты" сервисында регистрация.

Семинарның барлык катнашучылары электрон күренештә белешмә материаллар һәм документлар үрнәкләрен алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International