бу көн көлке белән сугарылган

2014 елның 5 апреле, шимбә
Узган атнада халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль төрнәкләндерү бүлеге инструкторы Әлфия Гыймадиева ял итүгә килүчеләр белән чара оештырды.
Чараны алып баручы катнашучыларның әлеге бәйрәм белән таныштырды. Һәркемнең күкрәгендә ачык смайлик, анда һәркем бер-берсенә мәзәк һәм изге теләкләрен әйтте. Өокән яшьтәгеләр илһамланып һәм зур теләк белән "Шар газета", "Әкият калейдоскобы", "Көлкеле сораулар", "Мәзәк кулинария", "Менә ичмасам мәкаль!", "Мин ковердан барам" конкурсларында катнашты. Түгәрәк буенча биеп катнашучылар призлар тапты, яз турында җырлар, күңелле такмаклар җырлады, бер-берсенә мәзәк комплиментлар әйтте. "Карандаш" һәм "Җитезләр" конкурсында да бик теләп катнаштылар.
Чара ахырында һәркем смайликта үз кәефен ясады һәм "Күршесенә" бүләк итте. Аннан соң бәйрәм дискәтүге оештырылды, татлы бүләкләр тапшырылды. Чара юмор, шатлык, үзара аңлашу һәм изгелек шартларында үтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International