Район башлыгы Зөфәр Гарәфиев пенсионерларга компьютер уку-язуын белү сертификатларын тапшырды

2014 елның 5 апреле, шимбә
Пенсиягә чыккач тормыш башлана гына, яңа мөмкинлекләр барлыкка килә, буш вакыт та күбәя. Бүген тормышны компьютер һәм интернеттан башка күз алдына да китереп булмый. Актив һәм кызыксынучан өлкән яшьтәгеләр дә заман белән бергә атларга омтыла, компьютерны үзләштерергә тырыша. Безгә аларга сокланырга гына кала. Бүген район туган якны өйрәнү музеенда компьютерга өйрәнү нигезләре курсына йөрүче пенсионерларга сертификатлар тапшыру булды. Тантанада район хакимияте башлыгы Зөфәр Гарәфиев катнашты. Ул аларны бу вакыйга уңаеннан котлады, пенсионерларның тормышын кызыклы, итү өчен тырышучы район пенсионерлар советы рәисе Фәүзия Ивановага, укытучы Наилә Молчанскаяга "үз белемеңне башкаларга җиткерү- изге эш дип рәхмәт белдерде.Иң мөһиме- сездә укырга теләк бар. Спорт белән актив шөгыльләнәсез, җыелышларда проблемалы мәсьәләләрне күтәрәсез, аларны чишүдә, киңәшләрегезне бирәсез, яшьләр өчен үрнәк булып торасыз. Алга таба да шулай дәвам итегез".
Пенсионерлар үз чыгышларында район хакимияте башлыгына районда үткәрелгән һәр чарада актив катнашуы, өлкәннәр тормышы белән һәрдаим кызыксынып торган өчен рәхмәтләрен җиткерделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International