Балалар бакчасына алтын медаль

2014 елның 7 апреле, дүшәмбе

Кама Тамагы бистәсенең "Кояшкай" балалар бакчасы мөдире Вәсилә Галиуллина "Киләчәккә карап" исемле Бөтенроссия форумында катнашып, аның финал өлешенә Санкт Петербург шәһәренә барды. Форумда Россиянең 48 төбәгеннән мәгарифнең мәктәпкәчә яшьтәге учреждение мөдирләре катнашты. "Кояшкай" балалар бакчасы әлеге конкурста лауреат булып алтын медаль, ә Вәсилә Мәрхәб кызы "Ел мөдире -2013" мактау билгесенә лаек була. Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International