Яңа спорт җиңүләр

2014 елның 7 апреле, дүшәмбе
Кама Тамагы Иске Казиле урта гомуми белем мәктәбе җыелма командасы(биш кеше составында) Закиров Айнур Габделкариб улы җитәкчелегендә РТ кышкы һәм җәйге спорт төрләренең I Спартакиада кысаларында үткәрелгән милли татар-башкорт көрәше ярышында катнашты.
2014 елның 4-5 апрелендә Мамадыш шәһәрендә үткән ярышларда РТ 47 район һәм шәһәр командалары катнашты. Барысы (5 үлчәү категориясенә бүленеп) 230-лап көрәшче җыелды.
Ярышлар нәтиҗәсе буенча Иске Казиле урта гомуми белем мәктәбе 6 сыйныф укучысы Сөләйманов Динур 40 кг кадәр үлчәү категориясендә 2 урынны  яулады. Без Динурны котлыйбыз һәм аңа алда биек спорт уңышлар гына теләп калабыз!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International