Сөйки авыл мәдәният йортында сәләмәт рәвешендә яшәү турында чара

2014 елның 8 апреле, сишәмбе
Кама Тамагы МР Сөйки авыл мәдәният йортында яшьләр өчен китапханә һәм мәдәният йорты белгечләре белән хәзерләнгән "Саулык, бәхет, матурлык", "Кеше кешегә булышсын" темаларына багышланган чара үтте.
Чараның төп максаты- наркомания проблемасаның актуальлеген һәм әһәмиятлеген күрсәтү, үсеп килүче буынның үз гөмере өчен җаваплык тойгысын үсештерү.
Чараның бер өлеше сараулар-җаваплар формасында, ә "Наркотиклар һәм җаваплылык" бүлеге- әңгәмә формасында үтте.
Залда җыелган яшьләр алдында "Синең сайлау" агитбригадасы чыгыш ясады. Антибригадада китапханә мөдире Борисова Н.В., художество җитәкчесе Вавилова Н.В., авыл мәдәният йорты филиалы мөдире Сорокина Е.А. катнашты.
 Кызлар һәм егетләр "Сорау-җавап" викторинасында катнаштылар, фикер йөртергә тырыштылар, "антибригада" белән бергә әңгәмәдә катнаштылар. Дөрес җаваплар өчен катнашучылар татлы призлар белән бүләкләнде. Чара чикләрендә шулай ук наркотиклар һәм эчү-тарту зарары турында китап күргәзмәләре һәм стендлар оештырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International