Сөйки авыл китапханәсендә "Китап белән яшәсәң-бердә пошынмассың" әдәби калейдоскобы

2014 елның 8 апреле, сишәмбе
5 апрель көнне Кама Тамагы МР Сөйки авыл китапханәсендә Сөйки урта гомуми белем мәктәбе укучылары белән Халыкара балалар китабы көненә багышланган очрашу узды.
Балалар китабы-ул бир үзе бер дөнья, балалар дөньясының иң кызыгы һәм серлесе- балалар китабыннан. Ләкин гел шулай булмаган. Балалр китабы төшенчәсе 16 гасыр ахырында барлыкка килә. Әлеге вакытка кадәр балалар олылар китапларын укырга мәҗбүр булганнар. 19 гасырда җәмәгатьчелек балаларга үз китаплары кирәклеген аңлап алды, һәм шул вакыттан балалар әдәбияты барлыкка килә.
Бөтен вакытның иң бөек әкиятчесе-2 апрельдә туган Ганс Христиан Андерсен санала. Шуның өчен Халыкара балалар китабы киңәшмәсе Халыкара балалар китабы көнен 2 апрель көне билгеләп үтәргә дип уйлашты.
Сөйки авыл китапханәсендә "Китап белән яшәсәң-бердә пошынмассың" әдәби калейдоскобы бик күңелле үтте, балалар әкият геройлары турында сорауларга актив җавап бирделәр. Актив катнашу һәм әкиятләр белгәннәре өчен балаларга тәмле бүләкләр тапшырылды.

                                                                                                     Сөйки китапханәсе методисты
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International