Кунаклар көтәбез

2014 елның 9 апреле, чәршәмбе
12 апрельдә безнең район Идел аръягы зонасының җиде районыннан “Иске Казан түгәрәк уены” татар фальклор фестивалендә катнашучыларны кабул итәчәк. Фестивальнең максаты- татарларның традицион мәдәниятын саклау, балаларны фальклор чараларына тарту. Анда 9 яшьтән башлап индивидуаль катнашучылар- лирик жанр башкаручылар (мөнәҗәтләр, бәетләр) чыгыш ясаячак.
Безнең районны дүрт фальклор коллективы тәкьдим итә, икесе мәдәният йортыннан- “Тау ягы” (өлкәннәр) һәм “Тау ягы” (балалар), Иске Казиледән “Көмеш моңнары” һәм Келәнчедән “Әллүки” коллективлары. Безнекеләргә уңышлар телибез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International