"Менә нинди без дуслар-китапханә, китап һәм мин" район бәйгесе һәм "Әфганстан-батырлык урыны" республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү

2014 елның 10 апреле, пәнҗешәмбе
Кама Тамагы МР үзәк китапханәсендә "Менә нинди без дуслар-китапханә, китап һәм мин" район бәйгесе һәм "Әфганстан-батырлык урыны" республика бәйгесе җиңүчеләрен тантаналы рәвештә бүләкләделәр.
Кама Тамагы МР хәрби комиссариат бүлеге башлыгы урынбасары Закиров А.А. "Әфганстан-батырлык урыны" республика бәйгесе җиңүчесе, Олы Кариле урта гомуми белем мәктәбе укучысы, Яңа Сала авыл китапханә укучысы Зарипова Алинәгә ТР Хәрби Комиссариат исеменнән грамота һәм истәлекле бүләк тапшырды. Шулай ук Яңа Сала авыл китапханә эшчесе З.З. Газизуллинага да рәхмәт хаты тапшырылды.
Балалар һәм яшьләр китабы атнасы чикләрендә "Менә нинди без дуслар-китапханә, китап һәм мин" район бәйгесе үтте. "Мин яраткан китабымны рәсем ясыйм", "Минем яраткан әдәби героем", "Виват китаб" номинация катнашучылары грамоталар һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Иң актив укучылар һәм китапханәләр билгеләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International