Район укучылары "Сөйкемле Шүрәле" Халыкара иҗат бәйгесенең 1 кабул итү этабына үз эшләрен тапшырдылар

2014 елның 10 апреле, пәнҗешәмбе

1 февральдән 15 апрельгә кадәр Мәдәният елы кысаларында “Сөйкемле Шүрәле” дип исемләнгән Халыкара иҗат эшләре конкурсының 1 сайлап алу этабы үткәрелде. Ул халык сәнгате традицияләрен саклау һәм үстерүгә, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның иҗат мирасын популярлаштыруга, балалар һәм яшьләрне эстетик тәрбияләүгә юнәлдерелгән.

10 апрельдә мәдәнят йорты рәссамы Елена Коняхина район мәдәният йортында балаларның иҗат эшләре күргәзмәсен оештырды. Иҗат эшләре булдыру чыганагы итеп Габдулла Тукай поэмалары, шигырьләре һәм әкиятләре алынды.
Район мәктәпләре укучыларының барлыгы 24 эше күргәзмәгә куелган. Йомгак 14 апрельдә ясалачак. Сайлап алу этабы йомгаклары буенча иң яхшы эшләр Казанга җибәреләчәк. Анда “сөйкемле Шүрәле” халыкара иҗат эшләре конкурсының 2нче этабы булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International