Олы Кариле урта гомуми белем мәктәбе укучылары "Мең идея" модуль конструкцияләр республика күргәзмәсендә катнашачаклар

2014 елның 11 апреле, җомга
Кама Тамагы МР Олы Кариле урта гомуми белем мәктәбе укучылары Казан шәһәре май аенда буласы "Мең идея" модуль конструкцияләр республика күргәзмәсенә әзерләнәләр.
 Укучылар технология укытучысы Сафин Хәниф җитәкчелегендә иске "Дружба" пиласыннан культиватор ясадылар һәм аны күргәзмәгә биреп чакыру хатын алдылар.
Культиватор КОР-1(культиватор,төп өйгесе, йомшарткыч, 1 рәтне эшкәртә) чүп үләннәрен йомшарту һәм кисеп алу өчен, һәм шул ук вакытта бәрәңге, чөгендер һ.б. культуралар араларын өеп бару өчен билгеләнгән. Культиваторның басып алу киңлеге-330 мм, эшкәртү тирәнлеге 5-12 см
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International