Язгы көн ел буе ашата

2014 елның 11 апреле, җомга
2014 елның 11 апрелендә Кама Тамагы МР Башлыгы Зөфәр Гарәфиев рәислеге астында ҖЧҖ "Кама Тамагы" АХО язгы чәчү эшләре әзерлеген кабул итү буенча комиссия утырышы үткәрелде.
Комиссия эшендә шулай ук Кама Тамагы МР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарә итү башлыгы Илфат Валиев, ПМО консультанты Илнар Исмәгыйлев, "Россельхозцентр" федераль дәүләт бюджет оешма филиалы башлыгы Роберт Ганибаев катнашты.
ҖЧҖ "Кама Тамагы" АХО башлыгы Айрат Нугаев килгәннәрне 2014 елга язгы чәчү эшләре планы белән таныштырды, хуҗалыкта булган проблемаларны аерым әйтеп китте, минерал ашлыклар һәм ГСМ белән тәэмин итүне сөйләде.
ҖЧҖ "Кама Тамагы" АХО  баш агрономы Фәрит Садыйков авыл хуҗалыгы оешмасы буенча авыл хуҗалыгы культураларын урнаштыру турында сөйләде. Шулай ук, шул мәйданнарда утыртасы культураларны эйтеп китте. Орлыклар белән тулысынча тәэмин икәнлекләрен, кукуруза орлыклары кайта башлавын билгеләп куйды.
Зөфәр Гарәфиев культураларны җыештырганда проблемалар килеп чыкмас өчен, аларны дөрес итеп урнаштыру кирәклеген билгеләде.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарә итү башлыгы Валиев И.И. техниканың язгы чәчү эшләренә әзерлеге соравын күтәрде.
ПМО консультанты Исмәгыйлев И.М. ГСМ өчен саклау резервуарлары хәзерләү эшләрен тизрәк тәмамлау кирәклеген әйтеп китте.
"Россельхозцентр" федераль дәүләт бюджет оешма филиалы башлыгы Ганибаев Р.Х. уҗым культура чәчүлекләре артыннан карау эшләрен оештыру, беркегечләр белән тәэмин итү сорауларын күтәрде.
Комиссия утырышы ахырында Зөфәр Гарәфиев барысына язгы чәчү эшләрен уңышлы тәмамларга теләп калды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International