"Яшь программист 2014"бәйгесенең муниципаль этабы җиңүчеләре билгеләнде

2014 елның 12 апреле, шимбә
Кама Тамагы урта гомуми белем мәктәбендә "Яшь программист" муниципаль республика бәйгесенең  XVIII муниципаль этабы үтте. Бәйге оештыручылары - Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм ҖЧҖ "Мәгарифтә информацион технологияләр үзәге".
Бәйгенең муниципаль этабы призерлары: Сухов Никита, Аджевалиев Эмиль, Хайруллин Тимур- Кама Тамагы урта гомуми белем мәктәбе укучылары; Зиннатуллина Алия, Яруллина Лилия, Хасанова Язилә, Яруллина Алия- Иске Казиле утра гомуми белем мәктәбе укучылары; Хуҗин Рузил- Кама Тамагы татар урта гомуми белем мәктәбе укучысы.
"Яшь программист" республика бәйгесе 1995 елдан алып ел саен үткәрелә. Бәйгенең төп максатлары:
- информацион-коммуникатив технологияләр өлкәсендә сәләтле укучыларны билгеләү һәм аларга ярдәм итү;
- укучыларның иҗади активлыкларын стимуллаштыру;
- укучыларга профессиналь ориентациядә ярдәм итү;
- электив курслар эшләрен, факультативларны, балаларның өстәмә мәгариф системасын активлаштыру.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International