"Чит бәла булмый" хәйрия концерты

2014 елның 15 апреле, сишәмбе
Киң күңелле эшләр эшләргә ашыгыгыз!  Игелелек бит ул өстән бирелгән! Ул фәрештә кебек гел яныбызда,   һәркемнең  йөрәгендә.....

Затон укучылары да изге эш үтәделәр. 2014 елның 12 апрелендә Кама Тамагы МР Затон урта гомуми белем мәктәбе "Лидер" активлыгы Киреева Лидия һәм Зиннатуллина Резеда инициативасы белән Столяров исемендәге мәдәният йортында "Чит бәла булмый" хәйрия концертын оештырдылар.
Бу чара Тимошина Виктория, Тәтеш шәһәрендә яшәүче 6 яшьлек кызга ярдәм итү өчен оештырылды- аңа Израиль шәһәрендә кыйммәтле дәвалау һәм операция таләп ителә. Хәйрия концертында бөтен яшьтәге укучылар, музыка мәктәбе укучылары, "Аэлита" бию коллективы катнашты. Балаларны олылар да хупладылар: Кама Тамагы "Рафаэлло" группасыннан Светлана Булатова.
Артистлар энтузиазм белән үзләренең иң яхшы номерларын күрсәттеләр, залдагы тамашачылар аларны каты алкышлар белән очратты һәм озатты.
Затон тамашачыларын искиткеч башкару белән Кристина Булатова, Ксения Юманова, Маргатрита Шишкина, Диана Төхвәтуллина, Ярослав Ушков, "Ассоль" вокал ансамбле шатландырды. Ә "Аэлита" коллективы, соңгы вакытта яшь составта гына чыгыш ясаучы, шушы изге эш өчен иске составы белән җыелып, бергә чыгыш ясадылар.
Затонлылар өчен сюрприз Мария Голованова һәм Лидия Киреева чыгышы булды: алар Сергей Есенин һәм Владимир Маяковский шигырьләрен башкардылар - зал сокланып кул чапты!
Хәйрия концертына килгән һәр тамашачы Тимошина Викториянең сәләмәтләнү эшенә үз өлешен кертте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International