Кама Тамагы МР Башлыгы язгы кыр эшләренә әзерләнү сораулары буенча киңәшмәдә катнашты

2014 елның 15 апреле, сишәмбе
Бу ел авыл эшчеләре өчен үзенчәлекле, чөнки аның табигый факторлары да үзенчәлекле: басу атмосфера юешлеген тиз югалткан чакта, янәшәдәге җирдә әле хаман кар көртләре булырга мөмкин. Шуның өчен язгы кыр эшләрен үткәрү тактикасы һәм стратегиясе аерым шартлар, яңа технологияләр һәм агротехника таләп итә. Шулар турында "Кама Тамагы" АХО Олы Бортас бүлекчәсендә семинарда сүз барды.
Төп "Авыру нокталарын" семинар башында Кама Тамагы МР Башлыгы Зөфәр Гарәфиев билгеләде: "Эшне ике сменада башкарырга кирәк - бер техникага ике механизатор беркетелергә тиеш". Кыр эшләрендә аерым роль чәчүлек комплексларына бирелә, чөнки алар язгы сөрү барлыгында аеруча эффектив булалар. Семинар вакытында Зөфәр Галимулла улы кыр эшләрен башкарганда иминлек техникасы, чәчү  катнашучыларына медик хезмәт күрсәтү һәм аларны ашату-эчертү, әхлак һәм материаль стимуллаштыру системасы сорауларын күтәрде.
Семинарның төп өлеше техникага хезмәт күрсәтү пунктында үтте. Пунктта эш планы, хезмәт түләүләре системасы, чәчү мәйданнары структурасы һ.б. кирәкле документлар эленгән стендлар әзерләнгән, шулай ук безнең Россельхозцентр да күргәзмә әзерләде.
"Кама Тамагы" АХО директоры Айрат Нугаев кыр эшләре приоритетын билгеләде: "Чәчүлектә диктатура булачак! Технология диктатурасы", эшнең төп юнәлешләрен һәм авырлыкларны җиңеп чыгу юлларын сөйләп китте. Аннары соң район АХО консультантлары Илнар Исмәгыйлев, Равил Дәминов, Россельхозцентр җитәкчесе Роберт Ганибаев, АХО баш агрономы Фәрит Садыйков  һ.б. чыгыш ясадылар.
Иң соңыннан семинар катнашучылары язгы кыр эшләрендә катнашучы авыл хуҗалыгы машиналарын карадылар. Район АХО Илфат Валиев сүзне Гостехнадзор инспекторы Хәмит Гайнуллинга бирде. Ул специалистлар-инженерлар белән бергә биредә булган тыңлаучыларга техниканы көйләү турында искә төшереп китте.
Киңәшмә ахырында Зөфәр Галимулла улы авыл халкына ярдәм итү соравы белән авыл җирлеге башлыкларына мөрәҗагать итте, игенчеләргә уңышлар теләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International