Авыл җирлеге башлыклары өчен семинар-киңәшмә

2014 елның 16 апреле, чәршәмбе
Кама Тамагы штп. район мәдәният йортында Апас, Буа, Чүпрәле, Кайбыч, Тәтеш һәм Кама Тамагы МР авыл җирлеге башлыклары өчен зона укыту семинар-киңәшмәсе үткәрелде.

Семинар эшендә ТР муниципаль оешмалар киңәшмәсе председателе Минсагит Закиров, ТР Президенты территорияләре белән эш итү Управление җитәкчесе урынбасары Андрей Нефедов, ТР Президентының эчке сәясәт Департаменты җитәкчесе урынбасары, гражданнар җәмгыяте институты белән эш итү Управление башлыгы Роман Беляков, ТР буенча Россия федераль миграция служба Управлениесы вәкилләре, ТР Президентының гражданнар белән эш итү Управлениесе вәкилләре, ТР буенча Россия МЧС Баш Управление һәм ТР Прокуратура вәкилләре, шулай ук юстиция, финанслар, икътисад, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, төзү, ЖКХ, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлары урынбасарлары катнашты.
Семинар кысаларында ТР милләтара һәм конфессия ара ризалыкларын саклап калу сораулары, миграция процессы һәм миграция сәясәтен тормышка ашу сораулары, гражданнар мөрәҗәгате белән эш итү тәртибе, җирле үзидарә органнары җитәкчеләре белән гражданнарны кабул итү, бюджет процессын тормышка ашу һ.б. сораулар каралды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International