Хастаханәдә табибка язылу өчен терминал куелган

2014 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе
Кама Тамагы үзәк район хастаханә фойесында табибка мөстәкыйль рәвештә язылу өчен үзеңә үзәң хезмәт күрсәтү терминалы куелган. Регистратурага язылу чиратын кыскартырга рөхсәт итүче бу яңалыкны пациентлар актив үзләштерә башладылар.
Терминал программасына кабинет саннары, табиб-специалистларның фамилияләре һәм кабул итү сәгатьләре кертелгән. Бу сервис белән файдаланып, үзегезгә уңайлы кабул итү вакытын сайлап , үзегез турында мәгълүмат кертеп талон алырга мөмкин. Терминал аша язылу өчен клиентның үзе белән паспорты, СНИЛС һәм страховка полисы булырга тиеш.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International