Кызлар арасында волейбол буенча укучылар Республика Спартакиадасының район этабы

2014 елның 18 апреле, җомга
2014 елның 17 апрелендә Кама Тамагы штп. "Акчарлак" спорт-сәләмәтләндерү комплексында кызлар арасында волейбол буенча укучылар Республика Спартакиадасының район этабы үтте. Ярышларда 6 команда катнашты: Кама Тамагы урта гомуми белем мәктәбе, Кама Тамагы татар урта гомуми белем мәктәбе, Кирельский урта гомуми белем мәктәбе, Затон урта гомуми белем мәктәбе, Сөйки урта гомуми белем мәктәбе, Олы Кариле урта гомуми белем мәктәбе.
Кискен көрәш нәтиҗәсендә 1енче урынны Кама Тамагы урта гомуми белем мәктәбе командасы яулап алды. 2нче урында - Кирельский урта гомуми белем мәктәбе командасы, 3енче урында - Затон урта гомуми белем мәктәбе командасы, 4енче урында - Олы Кариле урта гомуми белем мәктәбе командасы, 5енче урында - Кама Тамагы татар урта гомуми белем мәктәбе командасы, 6нчы урында - Сөйки урта гомуми белем мәктәбе командасы.
2014 елның 18 апрелендә шундый ук ярышлар егетләр арасында үткәреләчәк. Катнашучыларга уңышлар теләп калабыз!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International