"Икенче икмәккә" безнең ярдәм кирәк

2014 елның 18 апреле, җомга
2014 еоның 17 апрелендә Кама Тамагы штп. мәдәният йортында ТР буенча ФДБО "Россельхозцентр" белән оештырылган бәрәңге эшкәртү, орлык фондын сәләмәтләндерү һәм үсемлекләрне саклау технологияләрен өйрәтү семинары булды. Очрашу Кама Тамагы МР Башкарма комитеты рәисе Айрат Малюков җитәкчелеге астында үтте. Семинарда шулай ук ТР буенча ФДБО "Россельхозцентр" филиалы җитәкчесенең урынбасары Хабибуллин Р.Р., МР АХО башлыгы Валиев И.И., ТР буенча ФДБО "Россельхозцентр" филиалының район бүлеге башлыгы Ганибаев Р.Х. чакырылды. Укуга АХО агрономнары, районның муниципаль оешмалары башлыклары һәм шул сорау белән кызыксынучылар чакырылды.

"2013 елдагы вегетация һәм бәрәңге җыю шартлары бәрәңге авыруларына һәм уңышның шактый зур төшүенә китерделәр",- дип әйтеп китте А.Р.Малюков.
АХО башлыгы Валиев И.И.түбәндәгесен әйтеп китте: "ТР авыл хуҗалыгы оешмалары һәм азык-төлек министрлыгы эшкәртү технологиясенең түбән дәрәҗәсе, орлык хәзерләү, үсемлекләрне саклау сорауларын аеруча кайгырта" .

Республика ФДБО "Россельхозцентр" җитәкчесе урынбасары Хабибуллин Р.Р. килүчеләргә бәрәңгенең орлык фондан яңарту үтенече белән мөрәҗәгать итте, чөнки күбесенчә уңыш күләме һәм сыйфатлары орлык фондыннан тора.
Киңәшмә йөрешендә ул шулай ук тыңлаучыларны Россиядә һәм ТРда бәрәңге җитештерүе белән таныштырды.


ТР буенча ФДБО "Россельхозцентр" филиалының район бүлеге җитәкчесе Ганибаев Р.Х. бәрәңгене җитештерү технологиясе, корткычлардан һәм авырулардан саклау ысуллары сорауларына акцент  ясады. Халыккка корткычларны киметүгә биопрепаратларның йогынтысы тәгъдим ителде - ул биопрепаратлар белән бөтен дөньяда кулланалар, алар экологик чиста продукция  үстерергә мөмкинлек бирәләр, аннан тыш, алар әле үзләренең аналогларыннан күпкә арзанрак та. Теләүчеләр ТР буенча ФДБО "Россельхозцентр"  филиалында ясала торган биопрепаратларны сатып ала алдылар.

Докладчылар чыгышыннан соң тыңлаучылар тема буенча сораулар бирделәр. Һәрбер сорауга профессиональ җавап бирелде, орлык сатып алырга теләүчеләргә ТР бәрәңге җитештеручеләрнең адреслары бирелде.
Семинар ахырында Башкарма комитет җитәкчесе Малюков А.Р. сәләмәтлек турында уйлану һәм үсемлекләрне  биосаклау шартларына күчү кирәклеге искә  төшереп китте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International