Олы Кариле авыл җирлеге башлыгы "Муниципаль идарә тармагында иң яхшы хезмәткәр" дип исемләнгән ел саен үткәрелүче конкурсында беренче урынга лаек булды

2014 елның 18 апреле, җомга
2014 елның 17 апрелендә " Муниципаль идарә тармагында иң яхшы хезмәткәр", "ТР муниципаль оешмаларда иң яхшы иҗтимагый инициатива", "Җирле үзидарә темасының иң яхшы күрсәтү" республика бәйгеләренә йомгак ясалды.
Быел бәйгедә Татарстанның барлык муниципаль оешмалары һәм шәһәрләр катнашты. Конкурска материалларны
муниципаль районнар, авыл җирлеге  һәм шәһәр башлыклары, депутатлар, Башкарма комитет хезмәткәрләре, территория иҗтимагый үзидарә органнар җитәкчеләре, укытучылар, редакторлар һәм корреспондентлар тапшырдылар.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантаналы чарада ТР муниципаль оешмалар киңәшмәсе рәисе Минсәгыйт Шакиров, муниципаль оешмаларының Бөтен Россия Конгрессы Башкаручы директоры Виктор Панкращенко, ТР Дәүләт Советы рәисенең урынбасары Римма Ратникова, ТР Президент территорияләре белән эш итү Управлениясе җитәкчесенең урынбасары Олег Сквордяков, муниципаль берләшмәләр һәм СМИ вәкилләре катнашты.
Кама Тамагы МР вәкиле - Олы Кариле авыл җирлеге башлыгы Фарук Гарифуллин "Муниципаль идарә тармагында иң яхшы хезмәткәр" бәйгесенең "Авыл, шәһәр муниципаль берәмлеге органының иң яхшы җитәкчесе" номинациясендә урын алды.
Конкурс лауреатларының барысынада ТР муниципаль оешмалар  киңәшмәсенең махсус дипломлары, акчалата премия һәм бүләкләр тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International