Егетләр арасында волейбол буенча укучылар Республика Спартакиадасының район этабы

2014 елның 18 апреле, җомга
2014 елның 18 апрелендә Кама Тамагы штп. "Акчарлак" спорт-сәләмәтләндерү комплексында егетләр арасында волейбол буенча укучылар Республика Спартакиадасының район этабы үтте. Ярышларда 6 җыелма команда катнашты: Кама Тамагы урта гомуми белем мәктәбе командасы, Кама Тамагы татар урта гомуми белем мәктәбе командасы, Олы Салтык урта гомуми белем мәктәбе командасы, Затон урта гомуми белем мәктәбе командасы, Сөйки урта гомуми белем мәктәбе командасы, Олы Кариле урта гомуми белем мәктәбе командасы.

Кискен көрәш нәтиҗәсендә 1енче урынны Олы Салтык урта гомуми белем мәктәбе командасы яулап алды. 2нче урында - Олы Кариле урта гомуми белем мәктәбе командасы, 3енче урында - Кама Тамагы урта гомуми белем мәктәбе командасы, 4енче урында - Сөйки урта гомуми белем мәктәбе командасы, 5енче урында - Кама Тамагы татар урта гомуми белем мәктәбе командасы, 6нчы урында - Затон урта гомуми белем мәктәбе командасы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International