Кече Бортас авылында яшәүче Әхмәтҗанова Фатыйма Зиятдин кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар

2014 елның 19 апреле, шимбә
2014 елның 18 апрелендә Кама Тамагы Кече Бортас авылында яшәүче Әхмәтҗанова Фатыйма Зиятдин кызына 90 яшь тулды. Шушы бәйрәм көнендә нык сәләмәтлек, рух дәртлеге һәм яхшы кәеф теләп, Фатыйма апага матур чәчәк бәйләмен, РФ Президенты В.Путин исеменнән шәхси котлау хатын, МР һәм Олы Бортас авыл җирлегеннән котлау хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Әхмәтҗанова Фатыйма Зиятдин кызы 1924 елның 18 апрелендә Кече Бортас авылында туа, шунда ук 4 сыйныфны тәмамлап, башлангыч белем ала. Сугыш чорында, 1942-1946 елларда, Казан шәһәренең 543енче Хәрби заводында эшли. 1950 елда Олы Бортасның Зәһри исемле егеткә кияүгә чыга һәм бергә биш бала үстерәләр.

Пенсиягә чыкканчы, Фатыйма апа колхозда төрле эшне үтәде. Әлеге вакытта Фатыйма Зиятдин кызы малае һәм килене белән тора, 11 оныгы һәм 11 оныкчыгы бар. Фатыйма апаның юбилей көнендә,туганнарның һәм якыннарның барысыда якын кешесен котларга дип өстәл артында җыелды. Үзенең 90 яшендә Фатыйма апа бик күңелле әңгәмәдәш - иҗтимагый тереклек белән кызыксына, телевизор карый - андый озын гөмерле кешеләрне тыңларга  гаҗәеп кызык.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International