Кама Тамагы МР Башлыгы районның православ яшәүчеләрен якты бәйрәме - Пасха белән котлады

2014 елның 19 апреле, шимбә
                                          Хөрмәтле православ христианнар!

Сезне чын күңелдән якты бәйрәм - Пасха белән котлыйм. Пасха бәйрәме Православ халкы өчен иң баш дини тантана дип санала һәм үзе белән шатлык һәм яңартулар китерә.
Пасха динле кешеләр белән яңадан туу, өмет һәм әхлак бурычка тугрылык булу символы кебек кабул ителә, үзе белән гуманизм һәм рухлык югары идеалларын, мәхәббәткә, шәфкатьлеккә һәм гаделлеккә омтылуын күрсәтә.

Кеше сөючәнлек идеалларын раслап, Пасха вөҗдә буенча яшәү омтылышын уята, шәфкатьле булырга, кешегә рухи көчен һәм энергиясен табырга, оптимизмны ныгытырга һәм яхшы киләчәккә ышанырга булыша.
Православие йогынтысы астында төзелгән бу идеаллар һәм хәзинәләр, шулай ук, бүтән традицион  диннәрнең әхлак терәкләре кебек, безнең район халкы рухлыгының нык нигезе булып кала.
Шушы язгы бәйрәм һәрбер өйгә дуслык һәм мәхәббәт белән, өмет һәм яхшылык белән керсен. Бәйрәм итүчеләрнең барысынада чын күңелдән бәхет, иминлек, нык сәләмәтлек теләп калам. Бу көннең шатлыгы сезнең күңелегезне яктыртсын, сезнең барлык яхшы тойгыларыгызны һәм ниятләрегезне уятсын, йортларыгызда гел дуслык һәм ризалык патша булып торсын.

                                                  Кама Тамагы МР Башлыгы                                       
                                                                  З.Г.Гарәфиев
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International