"Салават күпере" милли культуралар республика балалар-яшьүсмерләр фестивале

2014 елның 21 апреле, дүшәмбе
2014 елның 19 апрелендә Буа шәһәрендә "Салават күпере" милли культуралар  республика балалар-яшьүсмерләр фестивале булды. Фестивальнең төп максатлары һәм бурычлары: республика халкының телен, культурасын һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү; балаларны һәм яшьүсмерләрне милли культура хәзинәләре белән таныштыру, алар арасында толерантлык һәм бер-берсен хөрмәт итү традицияләрен тәрбияләү, иң яхшы балалар фольклор коллективларын үстерү һәм аларга ярдәм итү; коллективлар арасында иҗади тәҗрибә белән алышу.
Фестивальдә 6-18 яшьтәге аерым башкаручылар һәм иҗади коллективлар катнашты.
Кама Тамагы МР "Тау ягы" балалар фольклор коллективы (Кама Тамагы татар урта гомуми белем мәктәбе) "Аулак өй" исемле сәхнәләштергән тамаша күрсәттеләр.

Коллектив санында инде байтак фестивальләр, бәйгеләр һәм смотрлар - алар барысында да рәхәтләнеп катнашалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International