"Пасха - изге якшәмбе" фольклор утырмасы

2014 елның 21 апреле, дүшәмбе
2014 елның 21 апрелендә Кама Тамагы МР штп.Затон китапханәсендә "Пасха-изге Якшәмбе" фольклор утырмасы булды. Китапханә һәм Столяров исемендәге мәдәният йорты хезмәткәрләре Пасха йолалары һәм гореф-гадәтләренә багышланган бәйрәм программасын әзерләделәр.

Фольклор көйләре яңгырый башлагач, алып баручылар, скоморох костюмнарын киеп, бәйрәмне башлап җибәрделәр. Пасха турында шигырьләр, такмаклар, җырлар, шулай ук Пасха кыңгырау чыңлавы яңгырады. Утырмага кунакка Яз килеп "Гөрләвек" уенын үткәрде. Бәйрәмдә кунакта "Волжанка" хоры да булды. Безнең кадерле кунакларыбыз "Алтын йомырка" сценкасын күрсәттеләр, күңелле "Кадриль" җырын башкардылар. Утырманың кульминациясе -  борынгы Пасха уеннары.

Китапханәдәге утырма бик күңелле үтте. Саубуллашырга да вакыт җитте. Бәйрәмнең барлык катнашучылары һәм кунаклары бер-берсенә бәхет, шатлык, сәләмәтлек, мәхәббәт һәм иминлек теләп калдылар.

                                 Затон китапханә методисты Заикина В.В.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International