Кама Тамагы МР Сөйки авыл мәдәният йортында "Якшәмбе якты бәйрәме"

2014 елның 22 апреле, сишәмбе
2014 елның 20 апрелендә Кама Тамагы МР Сөйки авыл мәдәният йортында китапханә белән бергә "Якшәмбе якты бәйрәме" чарасы үтте.
Алып баручылар провослав шагыйрьләрнең шигырьләрен укыдылар, йомыркаларны нигә буярга кирәклеген сөйләделәр. Олылар да, балалар да чарада рәхәтләнеп катнаштылар. Бәйрәмдә йомыркалар белән төрле уеннар оештырылды: "Кем ераграк", "Бөтерчек", "Йомырканы тәгәрәтеп күчерү" һ.б. Православие темасына китап күргәзмәсе оештырылды. Бәйрәм Пасха кыңгырау чаңы белән бергә кушылып үтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International