Ветераннар турында кайгырту

2014 елның 23 апреле, чәршәмбе
Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллык бәйрәменә хәзерләнү кысаларында Кама Тамагы МР һәрбер ветеран артыннан оешмалар җитәкчеләре, медик эшчеләре һәм волонтерлар саныннан җаваплы кешеләр бөркетелгән.
Мәсәлән, Куйбышев исемендәге ЯАҖ РБФ хезмәткәрләре Затон штп. яшәүче Ключников Борис Михаил улының хэлләрен гел белеп торалар.
Кунаклар буш кул белән йөрмиләр, Борис Михаил улына азык-төлек җыелмаларын алып киләләр. Ә соңгы визитларның берсендә оешманың кадрлар буенча специалисты Мишагина Т.К. һәм тирә-якны саклау буенча инженеры Гимазутдинова Р.Р. ветеранга бакча тачкасын бүләк иттеләр - ветеран өчен бик кирәкле нәрсә, чөнки ул аерым йорт белән тора. Очрашу вакытында Куйбышев исемендәге ЯАҖ РБФ белгечләре ветеран белән рәхәтләнеп сөйләштеләр - сугыш, дөнья, проблемалар һәм кайгыртулар турында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International