Автолавка рейска чыкты

2014 елның 23 апреле, чәршәмбе
Дүшәмбе көне узган атнада Кама Тамагы райпосына кайтарылган автолавка беренче тапкыр рейска чыкты.

- Машинаны сишәмбе көнне алып кайттык, -ди райпо рәисе Нина Колчина. - Документлар рәсмиләштерү, транспорт чарасын тәртипкә китерү һәм шофер алуга биш көн вакыт китте. Машина руле артына райпо системасында 20 елдан артык эшләгән тәҗрибәле шофер Илшат Зыятдинов утырды. беренче булып ул Олы Яңасала авылы пекарнясында пешкән икмәкне Олы Кариле һәм Иске Барыш авыл җирлекләренә кергән авылларга таратты.
 «Автолавка» —  әлбәттә, универсам түгел, ләкин иң якын вакытта  монда  иң төрле продуктларны сайларга мөмкин булачак. «Автолавка» катыру механизмы һәм үлчәү белән җиһазланган , шуның өчен аннан колбаса, катырылган тавык һәм башка үлчәүле товарлар  сатырга мөмкин булачак. Шулай ук авыл яшәүчеләре    продуктларга  һәм промтоварларга шәхси заказ эшли алачаклар, һәм икенче килүгә «Автолавка» аны үтиячәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International