Бөтенроссия җирле үзидарә көне чикләрендә Кама Тамагы муниципаль хезмәткәрләре арасында ярышлар

2014 елның 23 апреле, чәршәмбе

2014 елның 21 апрелендә Кама Тамагы штп. “Акчарлак” спорт-сәләмәтләндерү комплексында  Бөтенроссия җирле үзидарә көне чикләрендә Кама Тамагы муниципаль  хезмәткәрләре арасында ярышлар булды.

Ярышларда ике команда катнашты:

- Кама Тамагы МР Совет һәм Башкарма комитеты җыелмасы;

- авыл җирлекләре Советлары һәм Башкарма комитетлар җыелмасы.

Ярышлар 5 спорт төре буенча үтте: мини-футбол, волейбол, өстәл теннисы, спорт эстафетасы һәм канат тартышу.

Мини-футбол ярышында кискен көрәштә авыл җирлекләре җыелма командасы җиңде. Волейбол ярышында район Советы һәм башкарма комитет җыелма командасы җиңде.

Өстәл теннисы ярышында шулай ук район Советы һәм башкарма комитет җыелма командасы җиңде, ә менә спорт эстафетасында җиңүчеләр булмады – ничья булды. Канат тартышу ярышында авыл җирлекләре командасы җиңде.

Барлык спорт төрләре буенча ярышлар нәтиҗәсендә сан 3:3 булды –  “Дуслык ” җиңде. Ярышта катнашучылар мондый очрашуларны регуляр оештыруга кирәклеген уйлаштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International