2014 елның 22 апрелендә “Кама Тамагы МР Куйбышев исемендәге Затон штп. кадетлар интернат-мәктәбе” укучылары “Татарстанның чиста урманнары” акциясендә катнашты. Урманнарда уңайлы санитар-экологик хәлен булдыру максатларында, ТР Министрлар Кабинеты боерыгы нигезендә, 2014 елның 14 апрель-14 июнь һәм 1 сентябрь-ноябрь көннәрендә “Татарстанның чиста урманнары” республика табигатьне саклау акциясе үткәрелә.
ТР Мәгариф һәм Фәннәр Министрлыгы шулай ук акциядә катнашырга һәм урманнарны пычрактан чистарту эшен оештуры турында үтенде. Кадетлар укытучылары белән бергә шунда ук җавап бирделәр – ике сәгать эчендә бөркетелгән каен агачлары посадкасын һәм юл кырыен чистартып алдылар. Күңелле, энтузиазм белән эшләрен башкардылар кадетлар, чөнки кирәкле һәм мөһим эш башкаруларын аңлап алдылар.
Барлык урман утыртмалары ясалма урманнарның уникаль примеры булып санала – кеше шөгыленә уңай йогынты ясыйлар, авыл хуҗалыгы җирләренең уңышын күтәрәләр, басу һәм көтүлекләрнең деградациясен туктаталар.
Республика урманнары тирә-як өчен күп функцияле чара булып санала, саклауның иң ышанычлы һәм экономик ысулларның берсе, җирнең биологик төзекләндерү һәм экологик тигезлекне торгызу чарасы буларак санала.