"Яхшылык эшләргә ашыгыгыз!" хәйрия марафоны

2014 елның 23 апреле, чәршәмбе
2014 елның 21 апрелендә сәгать 10:00 Кама Тамагы штп. район мәдәният йортында "Яхшылык эшләргә ашыгыгыз!" хәйрия марафоны булачак.Без кеше кайгысына ваемсыз булганнарның барысынада мөрәҗәгать итәбез һәм оешмалар эшчеләреннән иганәләр җыюын үтенәбез.

Җыелган иганәләр "Өмет" район хәйрия фонды хисабына күчереләчәк һәм табигый катастрофалардан газапланганнарга, фәкыйрь гаиләләргә, ялгыз өлкән гражданнарга  ярдәм итү, авыру балаларны дәвалау юлына юнәләчәк.
Сезне марафонда катнашырга үтенеп сорыйбыз. Район мәдәният йортында иганәләр җыю өчен урна куелачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International