"Родничок" балалар бакчасы сабыйлары өчен үткәрелгән "Пасха" бәйрәме

2014 елның 24 апреле, пәнҗешәмбе
Кама Тамагы МР Куйбышев исемендәге Затон штп. китапханә белгечләре "Родничок" балалар бакчасы сабыйлары өчен "Пасха" бәйрәмен оештырдылар.
Алып баручы скоморохлар башта шушы якты бәйрәм турында һәм йомыркаларны нигә кызыл төскә буярга кирәклеген сөйләделәр, аннары балаларны  йомырка белән халык уеннарына өйрәттеләр: кемдә йомырка озаграк әйләнәчәк, кемнеке таудан ераграк тәгәрәп төшәчәк, кем йомык күзләр белән болыннан иң күбе йомырка җыячак, кем иң тизе һәм остасы.
Ә бәйрәмнең ахырында  балалар "Кызыл калфак" сәхнәләштергән тамашада катнаштылар - Кызыл Калфак әбисенә күчтәнәчләр илтә торган була, ә бүре бәйрәм хөрмәтенә яхшыга, киң күңеллегә әверелә.
Бәйрәм истә калыр өчен, катнашучыларга ак кагәзьдән ясалган йомыркалар тараттылар - аларны өйдә мөстәкыйль рәвештә буярга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International