"Яхшылык эшләргә ашыгыгыз!" хәйрия марафоны

2014 елның 24 апреле, пәнҗешәмбе
2014 елның 24 апрелендә сәгать 10:00 Кама Тамагы МР мәдәният йортында "Яхшылык эшләргә ашыгыгыз!" хәйрия концерты үтте.
Хәйрия концертында Кама Тамагы Башлыгы З.Г.Гарәфиев район яшәүчеләренә мохтаҗлыкта яшәгәннәргә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәтен белдерде.
Тамашачылар арасында зур үңыш белән үткән концертта "Йолдызлык" яшьләр эстрада сәнгате фестивале катнашучылары, шулай ук Булатова Светлана һәм Микерина Луиза чыгыш ясадылар.
Концерт вакытында хәйрия аукционы үтте - сәхнәдән "Берег надежды" приюты балаларының вак-төяк эшләре сатылды. Вак-төяк эшләрне алырга теләүчеләр күп булды, шуңа күрә уенчыклар сату залда дәвам итте.
Сатудан җыелган акча яңа вак-төяк эшләр өчен материалларга китәчәк, һәм киләсе елга балалар безне яңадан яңа сувенирлар һәм кызыклы уенчыклар белән шатландырачаклар.

Шулай ук, концертта  Затон урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Сметанин Русланга ярдәм итү үтенече яңгырады. Руслан бик авыр хәлдә, аңа баш мие шешү диагнозын куйдылар.
Чара ахырында концертны алып баручылар Л.Р.Киселева һәм Г.Р.Фәхретдинова җыелган акчаның гомуми сумммасын әйттеләр. Оешмалардан һәм хосусый битләрдән Руслан ярдәменә 40 мең сумнан артык акча җыелды, аның 28 мең сумы - хисапка күчерелгән.
Хәйрия җыюларның гомуми суммасы - 138 мең 438 сум акча. Барлык җыелаган акча мохтаҗлыкта яшәгән кешеләр ярдәменә юнәләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International