Кама Тамагы МР үзәк китапханәсендә "Библиотөн" Бөтенроссия акциясе

2014 елның 25 апреле, җомга
24-25 апрельләрдә Кама Тамагы МР үзәк китапханәсендә "Библиотөн" Бөтенроссия акциясе үтте. Бу чарада Кама Тамагы урта гомуми белем мәктәбенең 7 "Б" сыйныф укучылары һәм сыйныф җитәкчесе Гращенкова Т.Н. катнашты.

Әңгәмәнең беренче өлеше Н.В. Гоголь юбилеена багышланды. Китапханә хезмәткәрләре укучыларның бөек язучы, аның иҗаты турында белгәнннәрен тирәнәйттеләр һәм киңәйттеләр, викторина үткәрделәр. Каралган презентацияләр - мәдәният елында Гоголь- язучы гына түгел, Гоголь-рәсем ясаучы буларак дип таныштырдылар.
Бөек Җиңү көне бәйрәме алдыннан китапханә хезмәткәрләре сугыш турында китаплар укырга тәгъдим иттеләр. Укучылар китапларның бер өлешен инде укыганнар һәм үзләренең тәэсирләре белән бүлештеләр.
Китапханә буенча экскурсия йөрешендә балалар күргәзмәләр, комплектлау бүлеге һәм китапханә эшенең музее белән белән таныштылар. Китапханәдән киткәндә балалар үзләре белән куп уңай тәэсирләр һәм охшаган китапларын алып киттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International