Кама Тамагы МР «Богородский рай» халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә “Атомлы апрель” чарасы

2014 елның 25 апреле, җомга

 

Кешегә яшәр өчен энергия кирәк – һәм без аны азык белән алабыз. Заманча цивилизациягә энергия җитештерү өчен кирәк. Хәзерге вакытта промышленность, авыл хуҗалыгы һәм көнкүрештә уңайлык өчен бик күп электроэнергия кирәк. Энергия, күбесенчә, эре электр станцияләрендә ясала, ләкин үкенечкә, алар тирә-як һәм кеше сәләмәтләгенә зур зыян һәм проблемалар китерәләр. Атом электр станцияләрендәге аварияләр бөтенбер континентлар, һәттә бөтенләй Җир шары яшәүчеләренә дә йогынты ясарга мөмкин.

28 ел элек, 1986 елның 25-26 апрельләрендә Чернобыль  шәһәреннән ерак түгел урнашкан атом электр станциясендә дөньяда аварияләрнең иң эреләрнең берсе булды. Дүртенче электроблогының атом реакторы контрольдән чыгып шартлады һәм яна башлады.

Янгын нәтиҗәсендә реакторда булган үтерә торган радиоактив матдәләрнең күп микъдаре тирә-як атмосферасына эләкте.

Зур биеклеккә ташланган газсыман һәм очучан матдәләр глобаль таралдылар: күзәтү нәтиҗәләре буенча, 1986 елның 29 апрелендә биек радиоактив фоны Польшада, Германиядә, Австриядә, Румыниядә теркәләнде, 30 апрель көне –Швейцария һәм Төньяк Италиядә, 1-2 май – Франция, Бельгия, Нидерландлар, Бөек Британия, Төньяк Греция, Япония; 3 май –Израиль , Кувейт, Төркия, 4 май –Кытай, 5 май –Индия, 6 май –США һәм Канада......Чернобыль дөнья проблемасына әверелү өчен атнадан әзрәк вакыт кирәк булды.....

Укучыларның гражданлык җаваплылыгын һәм патриотик тәрбияләвен формалаштыру өчен Чернобыль катастрофасының сәбәпләрен һәм нәтиҗәләрен өйрәнү үрнәгендә Кама Тамагы МР «Богородский рай»  халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Матвеева М.А. белән 2014 елның 24 апрелендә “Атомлы апрель” чарасы оештырылды. Укучылар тыныч вакытта батырлык эшләгән кешеләр белән танышып әңгәмә үткәрделәр.

Чарага Кама Тамагы урта мәктәбе 8 “А” сыйныфы укучылары, безнең районнан авария ликвидаторлары һәм радиоактив эләктерү зонасыннан күчеп килгәннәр чакырылды.

Очрашу башында психолог 1986 елның куркыныч 6 апрель төне вакыйгаларын сөйләде –хәлак булганнар турында һәм радиоактив элементларның хәзерге вакытта кадәр кешегә һәм табигатькә зыян китерә алганлыклары турында.

Чернобыль АЭС булган авария турында «Шартлауга кадәр бер секунд» документаль фильмы күрсәтелде.

Аннары катнашучылар белән интервью булды. Ликвидаторлар Бычков Анатолий Иванович, Игонин Николай Анатольевич, Федоров Владимир Васильевич радиоактив зонада ярты ел яшәп эшләгәннәре турында сөйләделәр. Алар өченче энергоблокны радиоактив тузаннан чистартканнар. Федоров В.В. ЗИЛ-131 машинасында эшләгән, Игонин Н.А. бульдозерда эшләгән, Бычков А.И. обьектларны активлыкны бетерә торган измәләр белән чистарткан.

Голофаст Екатерина Николаевна һәм Михаил Ильич радиоактив эләктерү зонасында 5 ел яшәгәннәр, һәм соңыннан безнең районга күчеп килгәннәр. Авариядән соң беренче елда бакчаларда зур-зур размерлы яшелчә үскәнлеген сөйләделәр.

Очрашу ахырында  “Сударушка” клубы әгъзалары Каракова Л.В. һәм Маркина Н.А. “Дороги России” җырын башкардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International